Чирмешән районында мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре полицейскийларга битлекләр теккәннәр

2020 елның 4 апреле, шимбә

Районның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тәүлек дәвамында диярлек эштә торучы полиция хезмәткәрләре өчен күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегеп бирделәр.

- Бу эштә аеруча Туймәт мәктәбе уытучылары актив булдылар, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова. – Лашман мәктәбенең техник хезмәткәрләре дә байтак битлек тектеләр.

Шулай ук бүген беренче Чирмешән һәм Күтәмә мәктәпләре, Чирмешән лицее коллективлары да битлекләр тегү белән мәшгуль.

Мәдәният хезмәткәрләре күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегеп, аларны әүвәл волонтерларга тараттылар. Ә бүген алар теккән битлекләрнең бер өлешен полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар.

- Мин, барлык коллектив исеменнән, бу эштә катнашкан якташларыма рәхмәтемне җиткерәм, - ди район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.

Чыганак: "Безнең Чирмешән" http://nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/chirmeshn-rayonynda-mgarif-m-mdniyat-khezmtkrlre-politseyskiylarga-bitleklr-tekknnr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International