Барың да бергә булганда өйдә күңеллерәк

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

30 марттан 5 апрельгә кадәр район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләүчеләргә ярдәм йөзеннән «Барың да бергә булганда өйдә күңеллерәк» дигән видеороликлар конкурсы үткәрелде. Анда Чирмешән районында яшәүче 36 кеше катнашты. 6 апрельдә 11.00 сәгатьтә Инстаграмның туры эфирында нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр игълан ителде. 3 урын Виктория һәм Диана Сидоровлар (446 тавыш), 2 урын Алия Йосыпова (528 тавыш), 1 урын Алия һәм Алинә Гыймадиевлар (628 тавыш) лаек булдылар. Шулай ук тагын 2 катнашучы номинацияләнде: «Музыкаль гаилә» номинациясендә Селивановлар гаиләсе җиңде (323 тавыш), «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә иң өлкән катнашучыларның берсе Мәснүгә Таҗиева (207 тавыш) бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга Чирмешән муниципаль районы мәдәният бүлеге муниципаль учреждениесе начальнигы Р.Р. Минхәерова дипломнары тапшырылачак. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт! Афишаны күзәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International