Район мәдәният йорты хезмәткәрләре район территориясендә яшәүче халыкларга милли ашларын әзерләү буенча «Кулинария көрәше» дигән онлайн-класс үткәрде. 4 апрель көнне 17.00 сәгатьтә Иске Кади авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рузилә Мөктасимова инстаграмманың турыдан-туры эфирында татар милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте. Рузилә Вәлиҗан кызы Чирмешән муниципаль районы «Мәдәният бүлеге» муниципаль учреждениесенең онлайн-дипломы белән бүләкләнде. Киләсе катнашучы Елена Статина - Ульяновка мәдәният йорты директоры эфирга 11 апрельдә 17.00 сәгатьтә чуаш милли ризыгы белән чыгачак. Афишаны күзәтегез.