Туган як тарихын өйрәнү музее онлайн режимга күчә

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле чирмешәнлеләр, килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, туган як тарихы музее вакытлыча ябык, шуңа күрә без kraevedcherem инстаграммда онлайн экскурсияләр ачабыз. Шулай ук "Танылган якташларыбыз", "Бер экспонат тарихы" рубрикалары да барачак.

Дуслар, без сезгә гаилә альбомына карап, Чирмешән районы авыллары (өйләре, чиркәүләре, шөгыльләре һ.б.) сурәтләнгән фоторәсемнәр белән уртаклашырга тәкъдим итәбез. Фоторәсемнәрегез - торак пунктның исеме, кем сурәтләнгән һ. б. язмаларыгыз белән уртаклашыгыз. Ә без, үз чиратыбызда, аларны инстаграмда туган як тарихын өйрәнү музее аккаунтында урнаштырачакбыз. Фотоларны 89274452758 номерына ватцапка җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International