Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары педагогик осталыкның төрле конкурсларында актив катнашалар. Федотова Рәмзия Фәрит кызы «Профессиональ мониторинг» Бөтенроссия педагогик конкурсында җиңүче булды, Григорьева Наталья Ивановна «Тәрбияченең иң яхшы проекты» Халыкара конкурсында җиңүчесе, ул «Фольклор сәнгатен укытуның башлангыч этабында эшне оештыру» проектын тәкъдим итте. Гыйльфанова Альбина Николаевна музыкаль конкурсларга призерлар әзерләгән өчен грамоталар белән бүләкләнде.