"Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясы" дип исемләнгән рәсем онлайн-конкурсы

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Үзәк китапханә үз укучыларын татар халкының рухи үсешендә тулы бер чорны гәүдәләндерүче татар шигърияте классигына багышланган "Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясы" дип исемләнгән рәсем онлайн-конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс 2020 елның 7-25 апрелендә үткәрелә. Сездән Тукай әдәби мирасы буенча иҗади эшләр көтәбез (шигырьләр, әкиятләр).

Конкурска түбәндәге яшь категорияләрендә эшләр кабул ителә:

-7 яшьтән 10 яшькә кадәр;

-11-15 яшь.

8 917 936-14-57 номерына ватсап буенча үз эшләрегезне җибәрегез.

Барлык эшләр дә Үзәк китапханә битендә "Инстаграмм" платформасында урнаштырылачак. Нәтиҗәләр 27 апрельдә билгеле булачак. 1, 2 һәм 3 урыннарны алучыларга дипломнар, калган конкурсантларга истәлекле сертификатлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International