Балалар сәнгать мәктәбе китапханәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Ватан, батырлык, дан турында!" виртуаль күргәзмә белән танышырга чакыра. Биредә сугыш елларындагы язмалар һәм очерклар, сугышчыларыбыз турындагы мәкаләләр, аларның шәхси әйберләре һәм сугыш көннәренең документлары тәкъдим ителә. Күргәзмә белән фотогалереяда танышырга мөмкин.