Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 10 апрелендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
2020 елның 10 апреленә һава торышы
2020 елның 9 апрелендә 18 сәгатьтән 2020 елның 10 апрелендә 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, иртән һәм көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +2..+4˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+16˚.