Балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге 1 сыйныф укучысы Долгополов Александр «Вокал һәм инструменталь иҗат" Халыкара конкурсында 1 урын яулады, җитәкчесе Гыйльфанова Альбина Николаевна. Конкурста төрле төбәкләрдән йөздән артык бала катнашты. Александр Бажилинның «Петрушка» пьесасын тәкъдим итте, жюри югары бәя бирде. Җиңүчене котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.