«Балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә белем бирү процессы мәктәп тарафыннан мөстәкыйль рәвештә эшләнә торган план нигезендә, базислы уку планы нигезендә башкарыла һәм дәресләр расписаниесе белән регламентлана. Шул ук вакытта планның вариатив өлеше укучыларның мәнфәгатьләрен, аларның ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Уку процессын оештыру максатларында һәр укучы өчен программа нигезендә һәм ата-аналар (законлы вәкилләр) белән килештерелгән индивидуаль уку планнары эшләнгән. Календарь-тематик планнар, дәресләр расписаниесе төзелде. Уку дәресләрен үткәргәндә педагоглар Whatsapp, Вконтакте, instagram мессенджерлары кулланалар.