Чирмешән районы прокуратурасында Бөтенроссия эшмәкәрләрен кабул итү көнен үткәрү турында

2020 елның 10 апреле, җомга

Чирмешән районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Генераль прокуроры күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, һәр айның беренче сишәмбесендә Бөтенроссия эшкуарларны кабул итү көне үткәреләчәк.

Эшмәкәрләрне район прокуроры Хәйруллин Фәнил Равил улы һәм прокурор урынбасары Газизов Айназ Рәсим улы Чирмешән районы прокуратурасы бинасында кабул итәчәк.

Шәхси кабул итүдә шәхесне раслаучы документ булырга тиеш. Алдан язылу һәм тулырак мәгълүмат алу өчен хезмәт телефоны 2-57-70.

ТР Чирмешән районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International