Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 11 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә
2020 елның 11 апреленә һава торышы
2020 елның 10 апрелендә 18 сәгатьтән 11 апрель 18 сәгатькә кадәр
Көнбатыш Кама аръягы буенча: Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз явым-төшем. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+7˚. Һаваның максималь температурасы көндез +7..+9˚.