Кулинария ярышы дәвам итә

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Үз рецептлары булмаган хатын-кыз юктыр. Ульяновка авыл мәдәният йорты директоры Елена Статина Инстаграмның турыдан-туры эфирында (11.04.2020, 17.00 сәгать) чуваш милли ризыгын әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте. Бу кисель әле дә чуаш халкының өстәлендә көтеп алынган ризык булып кала. Тәме күпләр өчен бик гадәти түгел, әмма бик тәмле. Аны татлы чәй, салкын сөт, үсемлек мае белән дә ашыйлар. Аны әзерләп карагыз. 

Киләсе шимбә, 18 апрельдә 17.00 сәгатьтә эфирга Туймәт авыл мәдәният йорты директоры Ралия Бәдретдинова, "Балан бәләше" пешерп күрсәтәчәк.  Афишаны күзәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International