Һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турында якты истәлек саклана. Безнең бурыч - ветераннарга хөрмәт күрсәтү, һәлак булучыларны искә алу.
Район мәдәният йортының хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Бөек хәтер" дигән акция игълан иттеләр һәм һәркемне аңа кушылырга чакыра. Моның өчен үз гаиләңнең Бөек Ватан сугышы елларында әти-бабаларының батырлыклары турында видео яздырырга, аларның фотоларын һәм WhatsApp номеры буенча җибәрергә кирәк 8(937)-624-22-94. Әлеге видеоматериаллар нигезендә, фронтовикларның тарихын һәм геройлыгын киләчәк буын өчен сакланып калыначак, "Тере хәтер китабы" булдырыла. Акциянең һәр катнашучысы Бөек Җиңү варисының электрон сертификатын алачак.