14 апрельдән Татарстанда дини оешмаларга бару, шулай ук аларда үткәрелә торган дини йолаларда һәм тантаналарда катнашу тыела. ТР Министрлар Кабинеты тиешле карар чыгарды. Бу чара санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен гамәлдә булачак.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан дин тотучыларны күрелә торган чараларга аңлап карарга һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәп, гражданлык җаваплылыгын күрсәтергә чакырдылар.