Якташыбыз, Яңа Кади авылында туып-үскән Мусин Хәбибулла Кәлимулла улының язмышы турында хәбәр табылды

2020 елның 17 апреле, җомга

Бөек Җиңү көне алдыннан чирмешәнлеләрнең Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган туганнарын эзләүчеләр электрон почта аша ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Ярты гасырдан артык вакыт узгач, нинди дә булса мәгълүмат алырга, өстәвенә, солдатның һәлак булу датасын һәм урынын табу һәрвакытта да мөмкин түгел. Мемориаль үзәк хезмәткәрләре архивларга, эзләү оешмаларына мөрәҗәгать итәләр, Республика «Хәрби Дан клубы» белән хезмәттәшлек итәләр. Ассоциация рәисе булган М.В. Черепанов якташыбыз, Яңа Кади авылында туып-үскән Мусин Хәбибулла Кәлимулла улының язмышын торгызырга ярдәм итте. Һәлак булу турында хәбәр солдатның улы Мусин Кирамга авыл җирлеге башлыгы М. М. Әминов аша биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International