1 нче Чирмешән урта мәктәбе укытучылары мохтаҗ укучыларга хәйрия ярдәме күрсәттеләр. 17 балага азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Инициативаны районның башка мәктәпләре дә хуплады.
Киләсе атнада ташламалы туклану белән тәэмин ителгән 229 укучыга азык-төлек пакетлары биреләчәк. Шулай ук районның һәр укучысы да азык-төлек пакеты алачак.