Игътибар! Яңа конкурс! "Тылсымлы каләм"

2020 елның 18 апреле, шимбә

Район мәдәният йортының иҗади гаиләсе Чирмешән районының 90 еллыгына багышланган "Тылсымлы каләм" дип исемләнгән шигырьләр бәйгесендә катнашырга чакыра.

Конкурс шартлары гади:
1. Чирмешән яки безнең райондагы теләсә кайсы авыл турында шигырь язабыз.

2. WhatsApp номеры буенча: 8(937)-624-22-94 номерына җибәрәбез.

3. Нәтиҗәләр көтәбез һәм конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр дипломнары алабыз.

Конкурс 2020 елның 15 апреленнән 1 маена кадәр үткәрелә.

Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2 майда 11.00 сәгатьтә район мәдәният йорты аккаунтында туры эфирда узачак. (@cheremshan_rdk).

Сораулар туса, 8(937)-624-22-94 телефон аша шалтыратабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International