Мәдәният хезмәткәрләре, аерым алганда: Ульяновка авыл мәдәният йорты директоры Е.В.Статина, Сосновка авыл мәдәният йорты мөдире Н.Г.Иванова, Мордва Афонькәсе авыл мәдәният йорты директоры Н.И. Семкичева һәм Түбән Кармалка авыл мәдәният йорты директоры И. В. Мортазина медицина битлекләрен тегү эшен дәвам итәләр.
Битлекләр тутырылган пакетлар инвалидлар һәм өлкәннәрйорт-интернатына һәм хәрби комиссариатка тапшырылды.