«Туган җирдә кояш та яктырак балкый!» Бөтенроссия конкурсында "Туган ягыбыз талантларга бай!" номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең яшь пианистлары призлы урыннар яуладылар. Камалова Чулпан һәм Игнатьева Маргарита - II урын; Шәйдуллина Диләрә, Фатыйхова Алисә һәм Селезнева Заира - III урын алды. Җитәкчеләре Иляева Наталья Васильевна конкурста катнашуны оештырган һәм укучыларны әзерләгән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.