Карантин чаралары кертү белән балаларны укыту дистанцион рәвештә өйдә оештырылды. Әмма балаларга сыйфатлы һәм тулы кыйммәтле белем бирү өчен шәхси компьютерлар һәм планшетлар кирәк.
Мәктәп укучыларын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү максатыннан, Чирмешән муниципаль районы Мәгариф бүлеге нефтьчеләргә, депутат һәм шәхси эшмәкәрләргә хәйрия ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.
Җирле эшмәкәрләр актив ярдәм итә. Шулай ук 28 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «АгроИнвест» ИК ҖЧҖ генераль директоры Рәис Әхтәм улы Сөләйманов аз тәэмин ителгән һәм социаль куркыныч гаиләләрдәге мохтаҗ балаларга планшетлар тапшырды.