"Фантазиягә чикләр юк" Халыкара рәсем конкурсы

2020 елның 1 мае, җомга

Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары Султанова Екатерина һәм Җиһаншина Азалия "Фантазиягә чикләр юк" Халыкара рәсем конкурсының 1 нче дәрәҗә лауреатлары булдылар. Екатерина конкурска "Минем туган ягым", Азалия "Күңел көе" дигән эш тәкъдим итте. Эшләр югары бәяләнде. Җитәкчеләре Султанова Наталья Александровна. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International