Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары Холматова Марьяна һәм Җиһаншина Азалия "Рәсем" Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Марьяна конкурска "Фронттан хат", Азалия "Хәтер" дигән эш тәкъдим итте. Җитәкчеләре Султанова Наталья Александровна. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!