Район мәдәният учреждениеләре эшенә Мәдәният министрлыгында югары бәя бирделәр һәм ТНВ телеканалында күрсәттеләр

2020 елның 2 мае, шимбә

Эпидемиологик хәл аркасында безнең мәдәният учреждениеләре онлайн эш режимына күчтеләр. Бу авыр һәм мөмкин түгел дип әйтеп булмый. Онлайн режимда эшләү безнең район мәдәният хезмәткәрләренең дә, гади тамашачылар өчен дә кызыклы. Бары тик бик кызыклы Онлайн чара яки төрле блоглар һәм турыдан-туры эфирлар гына эшләргә кирәк.
Мәсәлән, мәдәният учреждениеләре карантинга ябылганнан бирле без иң беренче чиратта социаль челтәрләрдә үз учреждениеләребезнең битләрен булдырдык һәм бүгенге көндә анда актив эш алып барабыз, төрле онлайн-чаралар, конкурслар һәм мастер-класслар уздырабыз. Район мәдәният йорты аккаунтында безнең барлык чаралар белән танышырга мөмкин.
Атна саен безнең программа халыкны танышу өчен социаль челтәрләрдәге барлык төркемнәргә җибәрелә һәм яңара.

Бүгенге көндә район мәдәният учреждениеләре коллективлары тарафыннан Инстаграм һәм вконтакте платформаларында 500дән артык онлайн чара, акцияләр, туры эфирлар үткәрелде, аларда 15000нән артык кеше дистанцион рәвештә катнашты.
Мәдәният министрлыгында да мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыкларын күреп алдылар. ТНВ һәм ОТР каналларында туры эфирда Мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Рәхмәтулла кызы Минхәерова һәм район мәдәният йорты  сәнгать җитәкчесе Альмир Андреевич Жораев районның үз - үзеңне изоляцияләү вакытында мәдәни тормышы һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.

Без моның белән генә тукталмыйбыз, алда тамашачылар өчен күп кызыклы Онлайн-акцияләр, чаралар, туры эфирлар һәм хәтта халыкара дәрәҗәдәге фестивальләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International