Коронавирус уңаеннан эпидемиологик хәлнең начар булуына карамастан, туган як тарихы музее хезмәткәрләре Җиңү көненә актив әзерләнә. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре территорияләрен иң яхшы бизәү буенча район конкурсына әзерлек тәмамланды, шулай ук #Окна_Победы " акциясендә катнаштылар һәм Чирмешән районының башка оешмалары белән берлектә Җиңү көненә багышланган шигырь онлайн-флешмобы оештырдылар. Башкарылган эш белән kraevedcherem Instagram да танышырга мөмкин.