8 май көнне районда тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, районда яшәүче тыл хезмәтчәннәрен котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм район мәдәният йорты артистлары җыр һәм бию аша Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар. Һәр ветеранга игътибар күрсәтелде. Бәйрәм концерты барысына да бик ошады.