Чирмешәндә Азатлык сугышчысы һәйкәле чәчәкләргә күмелде

2020 елның 10 мае, якшәмбе

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин район үзәгендәге Мәңгелек ут янына килеп, янәшәдәге Билгесез солдат – Азатлык сугышчысы һәйкәле түренә венок куйды.

Быел яңа форматта, санаулы  гына чирмешәнлеләр  катнашкан тантанада  Бөек Ватан  сугышыннан кайтмаганнарны бер минут тын калып  искә алдылар, автоматтан салют та аттырдылар.

 

Аннары биредә төрле оешмалар вәкилләре чират буенча гына, тиешле вакытта битлек, пирчәткәләр кигән килеш, веноклар, чәчәкләр салдылар. Кайберәүләр Геройлар Аллеясына үтте.

Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы зур митингсыз узды, электәге сыман Мәңгелек ут янындагы мәйданда халык күп җыелмады, озын-озак чыгышлар яңгырамады. Аның каравы ветераннарны бәйрәм алдыннан, бәйрәм көнендә дә, өйләренә барып, котларга, бүләк тапшырырга җай таптылар, өй алларында концерт куйдылар, күңелләрен күрделәр.

Чирмешән (элек Беренче Май) районыннан Бөек Ватан сугышына 19 мең 852 кеше киткән, 8534се яу кырларында ятып калган яки хәбәрсез югалган.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  районда  бик күп чаралар  оештырылды, акцияләр үткәрелде. Исәннәрне  хөрмәтләделәр, үлгәннәрне искә төшерделәр.

Алдагы  тормышыбыз  сугышларсыз, тыныч булсын иде. Явыз фашистларны тез чүктергән халкыбыз коронавируска да каршы  тора алыр, аны  барыбер җиңү юлын табар. Бердәм, сау, тату, өмет белән, бер-беребезгә игелек кылып яшик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International