Җиңү көне-бөек һәм үзенчәлекле бәйрәм, анда Россиянең һәр кешесе исән һәм инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт белдерә. 2020 елда истәлекле дата – 75 ел тула.
9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Чирмешән районында иртәндән үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Авыл урамнары, оешма-учреждениеләр биналары матур итеп бизәлгән иде, ә үзәктә сугыш еллары музыкасы яңгырады. Менә-менә традицион Җиңү парады башлана, алар арасында безнең ветераннарыбыз да бар. Әмма коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы зур митингсыз узды. Мәңгелек ут янында халык тупланмады, элеккеге кебек, озак чыгышлар яңгырамады. Әмма бәйрәм - бәйрәм булып калырга тиеш. Яңа форматта узган тантанада яу кырларыннан кайтмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Автоматлардан салют залплары да яңгырады.
- Бөек Җиңү бәйрәме – безнең өчен үзенчәлекле бәйрәм, - дип билгеләп үтте үзенең котлау чыгышында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. – Бүген безнең хәтер тагын да ныграк булырга тиеш.
Аннан соң, район үзәге оешмалары вәкилләре, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, саклану чараларын кулланып, битлек һәм перчаткалар киеп, билгеләнгән вакыт буенча Азат итүче сугышчыга куелган һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салдылар. Кайберләре геройлар аллеясына үтте. Һәр сәгать ярым саен мемориаль үзәк һәм тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре районыбызның исән ветераннары турында турыдан-туры эфирда сөйләделәр.
"Безгә тынычлык бүләк иткән, дошман белән фидакарьләрчә көрәшкән Икенче бөтендөнья сугышы ветераннарын һәрвакыт истә тотачакбыз һәм рәхмәт белдерәчәкбез. Кызганыч, бүген алар безнең янәшәбездә юк, әмма без - Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре, ветераннарыбыз чын бәйрәм хис итсен өчен барысын да эшләячәкбез", - дип билгеләп үтте мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова.
Кич белән районның иң яхшы артистлары катнашында "Победный май" онлайн - концерты узды.
Веноклар салу тантанасының һәм бәйрәм концертының турыдан - туры трансляциясен район мәдәният йорты аккаунтында-инстаграм Instagram да карарга мөмкин иде.
Без-Бөек Җиңү варислары - Ватан солдатларының сугышчан батырлыгы алдында баш иябез. Авыруны, канны һәм үлемне арттырган сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән һәркемгә баш иябез. Һәрвакыт аяз күк йөзе булсын.