Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Шәйдуллина Диләрә музыка әдәбияты буенча «MUSICUS IUVENIS» Халыкара олимпиадасының 2 нче дәрәҗә лауреаты булды. Укытучы Баһаветдинова Алия Марат кызы педагогик осталыгы һәм үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләү эшенә лаеклы өлеш кертүе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.