Чирмешән районында 45 яшьлек ир-ат люк урлаган өчен хөкем ителгән

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Чирмешән районы прокуратурасы элек тә шундый җинаять өчен хөкем ителгән 45 яшьлек район кешесен люклар урлауда дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аның җинаятьләр кылуын таныды. Хөкем ителүченең 2019-2020 елларда, исерек хәлдә, люклар – баз капкачларын урлап сатуы ачыклана. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Бу хакта  район прокуратурасы хәбәр итә.

Чирмешән муниципаль районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы карары белән, гаепле әлеге кеше 7 ай гомерен каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International