Хөрмәтле Чирмешән районы эшмәкәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
Эшмәкәрләр - ул үҗәтлек һәм түземлелек белән, үз инициативалары белән икътисади киңлекне үзләштерә, төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәтә торган кешеләр.
Үз эшчәнлегегезне тормышка ашырып, сез район бюджетын тулыландыруга зур өлеш кертәсез, мөһим проблемаларны хәл итәргә булышасыз, эш урыннары булдырасыз, хәйрия акцияләрендә актив катнашасыз. Моның өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм.
Сезгә барлык башлангычларыгызда да уңышлар, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа проектлар һәм идеяләр тормышка ашырылырга телим! Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бизнес буенча ышанычлы партнерлар, тотрыклы керемнәр, уңышлар һәм җиңүләр!
Чирмешән муниципаль районы башлыгы-Фердинат Дәүләтшин