Бу синең белән безнең биография

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап мемориаль үзәктә якташыбыз, Түбән Чегодай авылында туып - үскән Халиков М.А.га багышланган күргәзмә ачылды. Миндар Әнвәр улы Советлар Союзы-Саяно-Шушенский ГЭСының зур төзелешендә катнашкан якташыбыз. Фоторәсемнәр, комсомол билеты, күпсанлы грамоталар, таныклыклар, Саяннар турында истәлек китаплары –  музейга килүчеләр өчен кызыклы документаль материал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International