ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында район мәдәният йорты белгечләре Чирмешән муниципаль районы башлыгы Ф.М. Дәүләтшин, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Ш. Долгополова, мәдәният бүлеге начальнигы Р. Р. Минхәерова исеменнән ТАССР төзелү турындагы декретка кул кую тантанасына багышланган видео-ролик ясадылар. Видео-котлау музыкаль-хореографик клип белән үрелеп бара, анда «Сарвиназ» вокаль ансамбле һәм район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.