28 май көнне Бәркәтә авылында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында һәм Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, тауның иң биек урынында балаларның теләкләрен күмү чарасы узды. Акциядә район мәдәният бүлеге начальнигы Рәзилә Минхәерова катнашты, ул барлык балаларга хыялларның һичшиксез тормышка ашуын теләде.