«Кечкенә илгә сәяхәт» дигән бәйрәм онлайн-концерты

2020 елның 2 июне, сишәмбе

1 июнь-Балаларны яклау көне, балачак бәйрәме, җәй башы, каникуллар башлану. Бу мөһим бәйрәм, аны балалар да, ата-аналар да ярата. Кызганычка каршы, балалар мәйданчыкларындагы уеннар һәм массакүләм чаралар әлегә ачык түгел, шуңа да карамастан, район мәдәният йортының иҗат төркеме балалар һәм аларның әти-әниләре өчен онлайн-бәйрәм оештырды. Җәйнең беренче көнендә «Өлкәннәр - балаларга» акциясе кысаларында кечкенәләр өчен «Кечкенә илгә сәяхәт» дигән бәйрәм онлайн-концерты булды. Артистлар балаларга уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Ә бәйрәм программасы дәвамында беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәде, чөнки онлайн-конкурслар да тәкъдим ителде, анда балалар актив катнаштылар һәм призлар алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International