Татарстанның танылган көрәшчесе, дөнья чемпионы, сигез тапкыр Россия чемпионы, 2017 елда ТРның иң яхшы спортчысы Ильяс Галимов кичә 43 яшендә вафат булды. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Анда Галимовның соңгы елларда иң титуллы көрәшчеләрнең берсе булуын билгеләп үттеләр.
Галимов 1976 елның 2 ноябрендә Лениногорск шәһәрендә туган, балачагын Чирмешән районының Туймәт авылында үткәргән. Әлмәткә күчкәч, билбаулы көрәш белән җитди шөгыльләнә башлый.
Үз карьерасында Галимов күп тапкырлар Казан, Самара, Тольятти, Ижау, Киров һәм Татарстан районнары Сабантуйларында "батыр" була. Республикада физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен спортчы 2017 елда республиканың Югары Дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.