Җәйнең беренче көненә туры килә торган Балаларны яклау көне ‑ халыкара бәйрәмнәрнең берсе, аны бөтен дөньяда 1950 елдан бирле билгеләп үтәләр. Бу өлкәннәргә балаларның тормышка, фикер һәм дин ирегенә, белем алуга, ял итүгә булган хокукларын үтәү кирәклеге турында искәртү. Мемориаль үзәк хезмәткәрләре инвалидлар җәмгыяте вәкилләре белән берлектә Чирмешән районы инвалид балаларына барып истәлекле бүләкләр тапшырдылар.