Опека һәм попечительлек бүлеге ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыру белән шөгыльләнә.
Безнең районда балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары ремонтлана. Балалар өстәмә белем алу мөмкинлегенә ия. Районда балалар сәнгать мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, әлеге учреждениеләрнең филиаллары бар.
Тәрбиягә бала алган ата - аналар хезмәт стажына һәм хезмәт хакына, шулай ук баланы карап тотуга пособие ала. Балага пособие түләнә - мәктәпкәчә яшьтәге балага - 8997 сум, укучыга - 10375 сум тәшкил итә.
Тәрбиягә 1 бала алган ата-анага хәзерге вакытта 3000 сум түләнә, әгәр тәрбиягә бала алган ата-ананың педагогик яки медицина белеме булса, ягъни хезмәт хакының 50% өстәмә түләнә.
Моннан тыш, тәрбиягә бала алган гаиләләр төрле ташламалардан файдалана. Күп балалы гаиләләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 30% күләмендә субсидиягә, 6 яшькә кадәрге балалар өчен дару чаралары сатып алуга субсидия, гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларына ай саен бирелә торган субсидиягә хокуклы.
Район җитәкчелеге тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Балалар Республика Чыршы бәйрәмендә катнашалар, ел саен Яңа ел карнавалы, балаларны яклау көне бәйрәме оештырыла. Ятим балаларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. 8 Март, әниләр көненә багышланган чараларга һәр елны тәрбиягә бала алган әниләр чакырыла. «Ел хәйриячесе» республика конкурсында тәрбиягә бала алган гаиләләр катнаша.
Баланы тәрбиягә алу турында карар кабул иткәндә, сез авылда балалар санын арттырасыз, мәктәптә һәм балалар бакчасында балалар саны арта.
Әгәр дә Сез балаларга мәхәббәт һәм наз, ата-аналар җылы бирергә әзер икән, карар кабул итегез һәм опека һәм попечительлек бүлегенә мөрәҗәгать итегез.