Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Мәдәният хезмәткәрләре ел саен Россия көнендә чаралар үткәрәләр. Быел пандемия уңаеннан бәйрәм мәдәният учреждениеләренең онлайн-мәйданчыкларына күчерелде. Социаль челтәрләрдә «Россия тәрәзәләре» акциясе узды, аның кысаларында барлык теләүчеләр өй тәрәзәләрен бәйрәм уңаеннан рәсемнәр яки язулар белән бизи алдылар. Россия символлары турында презентацияләр оештырылды, шулай ук бәйрәм белән котлаулар музыкаль видеороликлар төшерелде. «Мин яратам сине, Россия» флешмобы эшли башлады, анда катнашучылар Ватан, Туган як, яраткан ил турында шигырьләр укыйлар. Шулай ук фотоконкурслар һәм рәсемнәр конкурслары башланып китте. Безгә Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәтне гәүдәләндерүче бу бәйрәм көнендә берләшү бик мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International