1941 елның 22 июнендә, сугыш игълан ителмичә, нацистлар Германиясе СССРга бәреп керә. Советлар Союзында яшәүче бер генә кеше дә читтә калмады, сугыш һәр гаиләгә керде. Бу матәм көнне без ветераннар, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында, шул сугышта чигенми, сынмый һәм җиңә алган һәркем алдында баш иябез. Мемориаль үзәк хезмәткәрләре митингта катнаштылар һәм Җиңү паркында Азатлык солдаты һәйкәленә чәчәкләр салдылар.