Игълан ителгән «Музейга экспонат бүләк ит» музей акциясе кысаларында мемориаль үзәк фондлары Бөек Ватан сугышында катнашучы чирмешәнлеләрнең фотосурәтләре белән тулылана. Чирмешән авылында яшәүче Л.Воронина «Ватан солдатлары» музей экспозициясе өчен үзенең туганнарының фотосурәтләрен алып килде.