25 июнь көнне район мәдәният йортының импровизацияләнгән җәйге сәхнәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Данлап җырлыйм сине - Чирмешәнем» дип исемләнгән онлайн – концерт булды. Һәр башкаручы үзенең кече Ватаны турында җыр башкарды, шулай ук җирле шагыйрьләрнең туган як турындагы шигырьләре укылды.