ФЕРДИНАТ МИДХӘТ улы ДӘҮЛӘТШИНны 60 яшьлек юбилее белән ихлас тәбрик итәбез

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Муниципаль район башлыгы ФЕРДИНАТ МИДХӘТ улы ДӘҮЛӘТШИНны 60 яшьлек юбилее белән ихлас тәбрик итәбез.

Хөрмәтле Фердинат Мидхәтович, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлап, корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә бары тик уңышлар гына телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын. Сез районның социаль-икътисади үсеше өчен нык тырышасыз, яңалыклар белән бергә атлыйсыз, куйган максатыгызга ирешү өчен бар көчегезне куясыз. Соңгы елларда Чирмешән матур үзгәрешләр кичерә, төзекләнә. Авылларыбызның елдан-ел матурая баруында сезнең өлешегез зур. Киләчәктә дә һәр көнегез мәгънәле, иманлы эшләр белән узсын. Гаиләгезгә, туганнарыгызга, хезмәттәшләрегезгә терәк һәм үрнәк шәхес булып яшәгез!
Тулырак: http://nashcheremshan.ru/grats/kotlyybyz26062020

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International