2 июльдә «Сабантуй 2020» республика эстафетасына старт бирелде һәм аны Чирмешән районы ачты. Эстафетаны Сарман, Әлки, Минзәлә, Азнакай һәм Мамадыш районнарына тапшырдылар.
Бу Сабантуй, элеккеге кебек үк, безнең бердәмлек, яхшыга ышаныч символы булсын, һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен!