Бу көнне район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан онлайн мәйданчыкларда бәйрәм чаралары оештырылды. Иске Элмәле һәм Шешминка авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре тамашачыларны иҗади чыгышлары белән шатландырды, концерт программаларында рус, чуаш җырлары яңгырады, шулай ук шигырьләр укылды. Клуб учреждениеләре Instagram битләрендә һәм Вконтактында музыкаль видеороликлар, фотогалерея, күргәзмәләр, гаиләләр турында презентацияләр әзерләнгән иде.