Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:
2020 елнең 18 июле 18 сәгатьтән 19 июль 20 сәгатькә кадәр Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2020 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- урыны белән көчле яңгырлар;
- яшенле яңгыр, урыны белән боз;
- кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.