Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:
2020 елның 28 июле 21 сәгатьтән 29 июль 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2020 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
- яшен вакытында кыска вакытлы җил көчәю көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.