Бүген 28 июльдә Машбек мәчете территориясендә тантаналы рәвештә балалар һәм яшүсмерләр өчен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы программасы буенча төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Кызыл тасманы район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова һәм «Чирмешән» балалар спорт мәктәбе директоры Марина Овсянникова кистеләр.
Спорт мәйданчыгында саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар һәм балалар өчен уен комплекслары урнаштырылган.