Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:
2020 елның 30 июле 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 30 июлендә көннең икенче яртысында һәм кич белән урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр, урыны белән 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.