Яшь терлекләр өчен яфрак азык бик файдалы. Аны барлык фермаларда да кулланалар, шуңа күрә бозаулар нык һәм сәламәт үсә. Район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре ел саен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә витаминлы азык әзерләүдә булышалар
Ел саен туган як тарихы музее хезмәткәрләре яфрак азык җыюга актив кушылалар. 30 июльдә музей коллективы Андреевка җәмгыятенә 100 бәйләм яфрак азык әзерләде.